news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең «Полукамушки» тарихи районында төнлә ике йортта янгын чыккан

Шәһәрнең тарихи районында янгын соңгы тапкыр узган елның июль урталарында чыккан иде.

Яшел Үзәннең «Полукамушки» тарихи районында төнлә ике йортта янгын чыккан

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәннең «Полукамушки» тарихи районында төнлә ике йортка ут төрткәннәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген төнлә 101 янгын сагы номерына тарихи райондагы Кызыл Тыкрык урамында ике йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урында ялкын телләренең кеше яшәми торган йортларның верандасын һәм түбәсен ялмап алуы ачыкланган.

Ут белән көрәшүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен 45 минут вакыт кирәк булган. Аның мәйданы 181 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынның башлангыч сәбәбе – ут төртү.

Шунысын да искәртик: бу «Полукамушки» тарихи районындагы беренче генә янгын түгел инде. «Татар-информ» агентлыгы узган елның мартында Кызыл Тыкрык урамында кеше яшәми торган 10нчы йортта янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Төтенне беренче булып каравылчы күреп алган. Ул шулай ук шул тирәдән йөгереп китеп барган ир-атны да абайлап калган.

2020 елның июлендә әлеге районда кабат янгын чыкты. Ул чагында ике көн эчендә бер үк йортка ике тапкыр ут төрттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100