news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводында “Гепард” фрегаты суга төшерелде
Иделдә боз эрегәнче “Гепард”ларның икесе дә Горький исемендәге заводның “Волга” җитештерү комплексында торачак
Скопировать ссылку
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Фәрит Шаһидуллин). Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводында чираттагы хәрби судноны суга төшерү тантанасы булды.
“Гепард 3.9” фрегаты Вьетнам Социалистик Республикасы Милли оборона министрлыгы заказы буенча Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы тарафыннан төзелгән. Моннан алдагы судноны узган елның ахырында файдалануга тапшырдылар. Вьетнам хәрби-диңгез көчләре һәм завод арасында ике кораб төзү хакындагы килешүгә 2005 елда кул куелган иде.
Фрегатның су сыйдырышлылыгы – 2100 тонна, йөзү ераклыгы 5000 миль чамасы тәшкил итә. “Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы” ААҖ техник директоры Виктор Леонтьевның сүзләренә караганда, аның төп үзенчәлеге – судноның эчендә урнаштырылган өр-яңа коралда.
Иделдә боз эрегәнче “Гепард”ларның икесе дә Горький исемендәге заводның “Волга” җитештерү комплексында торачак.
Тынычлык һәм Хезмәт бәйрәмнәреннән соң, кораблар үзләренең тәүге походларына кузгалыр дип көтелә. Иң беренчеләрдән булып – Балтыйк диңгезенә, анда судноларның сугышчан җиһазлары сынау үтәчәк, шуннан соң аларны йөк судноларына урнаштырачаклар һәм “Гепард”лар Вьетнам ярларына юл тотачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot