news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшелүзәнле әби соңгы акчасыннан колак каккан

Мошенниклар тозагы аны да каптырган

 (Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә яшәүче 72 яшьлек әбигә таң алдыннан, киявегез җинаять кылуда гаепләнә, дип шалтыраталар. Югалып калган пенсионер киявенең исемен дә үзе атый. Мошенниклар аны коткару өчен 150 мең сум акча таләп итә. Әбинең шуның кадәр акчасы юклыгына ышангач, 10 мең сумга да риза булалар. Пенсионер бөтен булган акчасын – 10 мең сумны курьер аша биреп җибәрә. Соңыннан киявенә шалтыратса, аның барысы да тәртиптә булуы ачыклана, дип гыйбрәт өчен яза “Яшел Үзән” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot