news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Яшел Үзәндә “Яшел ут-2006” конкурсына йомгаклар чыгарылды

^Яшел Үзәндә “Яшел ут-2006” конкурсына йомгаклар чыгарылды

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ольга Савельева, Дмитрий Катаргин). Бүген Яшел Үзәндә ДАИ – ЮХИДИ хезмәте оешуга 70 ел тулу уңаеннан балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре арасында “Яшел ут-2006” конкурсына йомгаклар чыгарылды һәм җиңүчеләр билгеләнде.

Конкурста аның беренче этабы җиңүчеләре эшләре – республика шәһәрләре һәм районнарының 60 балалар бакчасының коллектив материаллары, шулай ук 54 тәрбияченең шәхси эшләре тәкъдим ителде. Материаллар перспектив һәм тематик планлаштырудан, программалар, авторлык эшләре, уеннар, дәрес конспектлары, диагностик материаллар, шул исәптән компьютер тестлары, ата-аналар, җәмәгатьчелек, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән эшләү үрнәкләреннән гыйбарәт иде.

Конкурсның икенче этабында (шәһәр һәм район күләмендә) Татарстан балалар мәгариф учреждениеләренең (БМУ) барлык коллективлары, ә конкурсның “Балалар мәгариф учреждениесенең балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү һәм ата-аналар белән эшләү буенча иң яхшы тәрбиячесе” номинациясендә БМУ тәрбиячеләре катнашты. Икенче этап йомгаклары буенча, шәһәр балалар бакчалары арасында призлы урыннарны түбәндәгечә бүлештеләр: 1нче урын – Яшел Үзәннең 13нче БМУ, 2нче урын – Казан Мәскәү районының 314нче БМУ, 3нче урын – Чаллының 50нче БМУ, Бөгелмәнең 11нче БМУ. Авыл балалар бакчалары арасында 1нче урынны Нурлатның 5нче БМУ алды, 2нче урында – Баулы районы 4нче БМУ, 3нче урында – Алексеев районының 5нче БМУ, Балык Бистәсенең “Умырзая” БМУ.

21еннән 23 мартка кадәр өч көн дәвамында семинарда катнашучылар Яшел Үзәннең дүрт балалар бакчасы эше белән танышты, ә 14нче лицейда конкурсантлар үзләренең ачык чараларын һәм юл кагыйдәләрен белүне күрсәттеләр. Финалга чыккан тәрбиячеләр “Визитка”, “Агитплакат”, “Конкурсантлар белән кыска әңгәмә”, “Эрудит тәрбияче” конкурсларында катнашты. Конкурста юл хәрәкәте кагыйдәләре, ЮХИДИ тарихына, педагогика, психология, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүнең гадәти булмаган ысулларына, чараларына кагылышлы сораулар яңгырады. Музыкаль бәйге дә булды.

Югары дәрәҗәдә һөнәри осталыклы, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча эш оештыруның күптөрле алымнарын һәм ысулларын белүче, методик материалларны һәм эшне яхшы әзерләгән иң яхшы 10 тәрбияче (5есе – шәһәр балалар бакчаларыннан һәм 5есе - авыллардан) билгеле булды. Шәһәр БМУ тәрбиячеләре арасында 1нче урынны Алабуганың 20нче БМУдан Елена Хәбибуллина алды, 2нче урында – Казанның Совет районы 399 БМУ вәкиле Инна Шмелева, 3нче урында – Әлмәтнең 57нче БМУ тәрбиячесе Татьяна Зотова. Авыл тәрбиячеләре арасында 1нче урынны Әгерҗе районының 8нче БМУнән Елена Обухова яулады, 2нче урында – Актаныш районының 7нче БМУ вәкиле Кадрия Әдгамова, 3нче урын Тукай районының “Ромашка” БМУ тәрбиячесе Галина Юркинага эләкте. Түбән Кама районы Красный Ключ ярдәмче гимназиясеннән Людмила Тузова, Буа районының “Әкият” БМУ тәрбиячесе Гөлия Габдуллина, Түбән Каманың 43нче БМУ вәкиле Марина Пылева, Лениногорскиның 26нчы БМУнән Галина Ульянова конкурс лауреатлары булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100