Яшел Үзәндә ветераннарны торак белән тәэмин итү дәвам итә
Тагын 35 ветеран һәм аларның тол калган хатыннары Президент программасы буенча бирелгән субсидияне алды
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән шәһәрендә һәм районында яшәүче тагын 35 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның тол калган хатыннары Президент программасы буенча торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән субсидияне алды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Хәзерге вакытта өлкәннәр өчен Яшел Үзәндәге Тургенев һәм Королев урамнарында, Осиново һәм Васильево бистәләрендә яңа фатир алу мөмкинлекләре тудырылган.
Яшел Үзәндә барлыгы 236 ветеран торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган, аларның 136сы бу проблеманы инде хәл иткән.