Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә «Карлыгач» балалар бакчасын ябылуы кычкырыш-талаш чыгарган
Бакчага барлыгы 56 бала йөргән, 18 хезмәткәр эшләгән булган
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 16 мартта Яшел Үзән районы башкарма комитеты 50нче «Карлыгач» балалар бакчасын ябу турында карар чыгарды.
Бу карар районның Осиново авыл җирлегенә караган Новониколаевка бистәсендә яшәүче бакча тәрбиячеләре һәм балаларын әлеге бакчага йөртүче ата-аналарда нәфрәт, кычкырыш-талаш чыгарды. 17 мартта бакча стенасының ишелүе белгечләр карарын тагын бер кат раслады.
“Закон буенча да, башка әхлакый нормалар буенча да балаларны биредә калдырырга ярамый иде. Бу – куркыныч! “– дип белдерде Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин.
Балалар бакчасына барлыгы 56 бала йөргән, 18 хезмәткәр эшләгән, дип яза Яшел Үзән җирле басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз