news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә бер ир-атны янгыннан коткарганнар

Хәзер янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзән шәһәренең Татарстан урамында урнашкан 25нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген төнлә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 Ут белән көрәшүчеләр урынга ике минут эчендә килеп җиткән. Алар янгынның беренче каттагы фатирда чыгуын ачыклаган. Куе төтен подъездга да тарала башлаган. Бинадан 16 кеше урамга чыгып өлгергән.

 Янгын сүндерүчеләр фатирга кергәч, ис газы белән агуланган ир-атка юлыккан. Аңа коткаручы битлеге кидереп урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

 Хәзер янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100