news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән табибларына ковидтан соң тернәкләнү өчен юлламалар тапшырдылар

65 яшьтән өлкәнрәк медицина белгечләре ковидтан соң реабилитация узачак.

(Яшел Үзән, 27 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетында Татарстан шифаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк медицина белгечләренә юлламалар тапшырылды. Анда алар ковидтан соң реабилитация узачак.

Республиканың 17 районыннан сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатория-поликлиника челтәрендә эшләүче хезмәткәрләргә барлыгы 44 юллама тапшырылды. Һәр район Казан белән элемтә видеосында булды. Чараның модераторы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Ул табибларга фидакяр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек теләде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, барлык бүләкләнүчеләрнең 14е Яшел Үзән районында «Васильевский» шифаханәсендә реабилитация узачак. Алар арасында безнең табибларыбыз да — Валентина Карпова һәм Руфия Соловьева бар. Аларның икесенә бергә 100 елга якын медицина стажы. Юлламаларны Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100