Яшел Үзән районының Бело Безводный авылында яңа мәчет үз ишекләрен ачачак
Ак мәчетнең тантаналы ачылышы 23 гыйнварда булачак дип көтелә
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Яшел Үзән районының Бело Безводный авылында яңа мәчет үз ишекләрен ачачак. Ак мәчетнең тантаналы ачылышы 23 гыйнварда булачак дип көтелә.
Тантанада ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, Яшел Үзән районы имамнары, җирле хакимият вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.