news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Яшь татарстанлыларны “Җиңүче! Үз хокукларыңны бел!” конкурсында катнашырга чакыралар

^Яшь татарстанлыларны “Җиңүче! Үз хокукларыңны бел!” конкурсында катнашырга чакыралар

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучы көнен билгеләп үтә. Әлеге көнне билгеләп үтү уңаеннан ТР Кулланучылар берлеге һәм “Идел” яшьләр үзәге балалар өчен “Җиңүче! Үз хокукларыңны бел!” республика рәсем конкурсы игълан итте. Аның максаты – республиканың үсеп килүче буынына кулланучылар хокукларын белергә ярдәм итү.

Конкурска эшләрне 12 мартка кадәр ТР кулланучылар берлегенә түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: Казан, Әхтәмов урамы, 1нче йорт, 710нчы офис. Конкурска йомгаклар 15 мартта чыгарылачак. Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләү 18 мартта көтелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100