Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшь галимнәргә тикшеренүләр уздыру өчен мөмкинлекләр тудырыла
Яшь галимнәргә тикшеренүләр уздыру өчен мөмкинлекләр тудырыла
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе Президентының грантлар буенча советы белән берлектә, яшь Россия галимнәренә һәм алдынгы фән мәктәпләренә ярдәм итү максаты белән, РФ Президенты грантына лаек булган яшь фән докторлары, фән кандидатлары һәм фәнни җитәкчеләр арасында 2006 ел өчен конкурслар игълан итә.
Бәйгеләрдә 35 яшькә кадәр фән кандидатлары һәм 40 яшькә кадәр фән докторлары катнаша ала. Россия Федерациясенең фән, технология һәм техника үсешенең алдынгы юнәлешләре буенча, фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен тотылган чыгымнарны финанслаштыруга корылып, грантлар ике елга бүленеп бирелә. Алар математика һәм механика, физика һәм астрономия, химия һәм химик технологияләр, биология һәм авыл хуҗалыгы фәннәре, экология, иҗтимагый һәм гуманитар, техник һәм инженерлык фәннәре, медицина, мәгълүмати-телекоммуникация системалары, хәрби һәм махсус технологияләр өлкәсендәге ачышлар һәм тикшеренүләр өчен тапшырылачак.
Яшь галим – фән кандидаты һәм аның фәнни җитәкчесенә елына барлыгы 150 мең сум акча каралган, шул исәптән, 60 мең яшь галимгә, 24 мең - фән кандидаты дәрәҗәсен алу өчен диссертация әзерлеге өчен җавап биргән фәнни җитәкчегә түләнәчәк. Яшь галим – фән докторы грантының күләме елына 250 мең сумны тәшкил итә, шуның 84 меңе яшь галим хезмәте өчен түләүгә файдаланылачак. Грант рәвешендәге түләү, галимнең хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган оешмасы тарафыннан бирелә торган эш хакына керми.
Конкурс өчен документлар 2006 елның 6 февралендә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз