news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Норлат авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциягә маскировка челтәрләре ясый

Яшел Үзәннең Норлат авылында яшәүчеләр хәрби махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда беренче көннән үк теләп кушылды. Алар булышуның төрле юлларын эзли. Маскировка челтәрләренең махсус хәрби операция зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, үз көчләре белән бу эшкә алындылар. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

«Чын күңелемнән оператив төстә техника өчен маскировка челтәрләре ясаган Норлат балалар йортына рәхмәт белдерәсем килә. Әлеге мөһим эшне балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин һәм авылның ветераннар советы әгъзасы Равилә Нурмиева башлап җибәрде. Хезмәткәрләр эшенә балалар да бик теләп кушылды. Әлбәттә, авылның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы читтә калмады», – дип сөйли Норлат авылы ветераннар советы рәисе Роза Ягудина.

«Мөхтәрәм ветераннар, гомумән битараф булмаганнар Норлат спорт комплексында челтәрләр үрергә килде. Челтәрләрне беркетү өчен станоклар белән авылдашлар Ринат Фәхретдинов һәм Виктор Павлов ярдәм итте, ятьмә табарга Фәрит Зыятдинов булышты. Хатын-кызлар тукыма алып килде», – диде ул.

«Спорт комплексына теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин. Миләүшә Газимҗанова бинаны ача һәм эш процессын күрсәтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100