news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә сукбай хайваннарга 4 миллион сумнан артык акча тотарга җыеналар

2023 елда Яшел Үзән районы сукбай хайваннар белән эшләүгә 4,2 млн сум акча тотарга карар кылган. Аукцион җиңүчесе - «Кот и пес» хәйрия фонды эшләрне башкарырга ризалашкан. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында чыкты.

Документлар буенча, акчаны аулауга, транспортлауга, тотуга, хайваннарны стерилизацияләүгә тотачаклар. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Исемлеккә вакцинация, дегельминтизация, дезинсекция, дәваланмый торган авырулар белән чирли торган этләрне «йоклату» кертелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100