news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә җиңел автомобиль бер баланы таптатып үтергәннән соң җинаять эше ачылды

Яшел Үзәндә җиңел автомобиль самокатта хәрәкәт итүче 5 яшьлек баланы таптатып үтергәннән соң җинаять эше кузгатылды.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип белдерде Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Яна Невмержицкая билгеләп үткәнчә, Яшел Үзән күзәтү ведомствосы бу уңайдан тикшерү эшен башлаган.

«Татар-информ» агентлыгы Яшел Үзәндә җиңел автомобиль юлда самокатта баручы 5 яшьлек баланы таптатып үтерүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100