news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә аз керемле кешеләр өчен бушлай кайнар ризык тарату пункты ачылды

Бүген Яшел Үзәндә беренче хәйрия пункты эшли башлады, анда аз керемле кешеләр бушлай кайнар ризык ашый алачак. Ул Татарстан урамында, 15а йорты адресы буенча, үзәк базардан ерак түгел урнашкан.

Туклану пунктын ачу тантанасында Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, «Нәфис Косметикс» вәкиле Александр Шульгин, проект кураторы, Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, «Кеше приюты» мохтаҗларны тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге директоры Азат Гайнетдинов катнашты. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Без мондый беренче проектны Яшел Үзәндә ачабыз һәм соңгысы булмавына ышанам. Безгә Идел аръягы зонасында, Васильево, Осиново кебек зур торак пунктларда шундый объектлар кирәк. Без рәхәтләнеп бергә хезмәттәшлек итәчәкбез һәм һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Михаил Афанасьев.

Проект «Нәфис» компанияләр төркеме, «Кеше приюты» үзәге һәм Казанның Кабан арты мәчете көче белән гамәлгә ашырыла. Шулай ук берничә коммерция компаниясе һәм иҗтимагый оешма ярдәм күрсәтә. Аз керемле кешеләр өчен бушлай кайнар ризык пунктлары булдыру идеясе Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийныкы.

Кайнар ризыкларны шәһәр кафеларының берсендә әзерлиләр, ризыкны туклану пунктына китерәләр. Теләүчеләр павильонда көн саен 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр төшке аш ашый алачак.

Мондый кайнар ризык пунктлары Казанда 2020 ел азагыннан бирле эшли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100