Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә әфганчылар яшәгән йорт диварларына истәлек такталары куелды
Яшел Үзәннең Мулла Иле авылында әфган сугышында катнашып, кайткач вафат булганнар хөрмәтенә Ирек Абдуллин, Ренат Баһаветдинов яшәгән йорт диварларына истәлек такталары куелды. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Алар арасында минем ирем – Илдар Ярхәм улы Чупаков (1963 – 2016) та бар. Ул әти-әнисенең төпчек уллары иде. 18 яшь тулуга Совет Армиясе сафларына алына. 1983 елның 11 маена кадәр пп 41920 хәрби часте составында Әфганстан демократик республикасына интернационалистик ярдәм күрсәтүдә катнаша. Бу гаиләдә сугыш турында китаптан укып, кинолар карап кына түгел, ә әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераны Ярхәм һәм әниләре тыл хезмәтчәне Сәкинә сөйләүләрен ишетеп үсәләр», – дип сөйли Лилия Чупакова.
Тантаналы чарада мәрхүмнәрнең якыннары, авыл һәм күрше авылдан килгән әфганчы-ветераннар, авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Мондый чаралар үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияли. Истәлек тактасын ачу идеясен Ризван Хәкимов тәкъдим иткән. Такта әфган сугышы ветераннары белән берлектә булдырылган.
Чарада катнашучылар әфганчы солдатларны хөрмәтләп истәлек тактасы кую идеясен тәкъдим итүчеләргә һәм аны гамәлгә ашыручыларга рәхмәт белдерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз