Яшел Үзән ягыннан Казанга керү юлында күмәк юл һәлакәте сәбәпле, бөке хасил булган
Иртән Яшел Үзән-Казан юлында бөке хасил булды. «Яндекс.Пробки» сервисы мәгълүматлары буенча, ул М7 трассасындагы юл чишелеше янында Яңа Тура авылы тирәсендә хасил булган.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, бу урында дүрт машина катнашында күмәк юл һәлакәте булган.
Җитди зыян килгән машиналарның берсе ике полосаны да диярлек хәрәкәт өчен чикләгән.