news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән сөт комбинатының әзер продукция җитештерү күләме арткан

Яшел Үзән, Чистай һәм Буада предприятиенең өч җитештерү мәйданчыгында сөт һәм чимал эшкәртүнең гомуми күләме 2022 елның 1 кварталында 64,8 мең тонна тәшкил иткән. Көн саен сөт һәм чималны эшкәртүнең гомуми күләме 720 тоннага җитә.

Яшел Үзән сөт комбинатының әзер продукция җитештерү күләме 47,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштыр ганда 31,3 процентка күбрәк. Федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 4,4 мең тонна азык-төлек җитештергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35, процентка күбрәк. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Бүген предприятие продукциясе Татарстан территориясендә 4500дән артык сәүдә ноктасында, шулай ук Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Түбән Новгород һәм Пермь шәһәрләрендә сатыла.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100