news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районыннан Лисичанскига гуманитар йөк илттеләр

Яшел Үзән районыннан Лисичанскига гуманитар йөк илттеләр
Фото: ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин Лисичанск шәһәренә ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин кушу буенча җыелган гуманитар йөк китерде. Йөк составында шәһәрләрне торгызу өчен кирәкле агач материаллары (шул исәптән ОСБ), шулай ук шешәләргә салынган эчәргә яраклы су бар.

Зөлфәт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, Лисичанскида вәзгыять акрынлап яхшыра — шәһәр торгызыла, ә биредә яшәүче кешеләрдә янәдән киләчәккә өмет уяна. «Күренеп тора, шәһәр яңадан аякка баса, бу якка тормыш кайта», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, инде яхшы якка шактый үзгәрешләр сизелә: инженерлык челтәрләре торгызыла, суүткәргечләр төзелә, юллар ремонтлана, зыян тигән биналар тәртипкә китерелә.

«Дөресен генә әйткәндә, күптән түгел булган хәрби хәрәкәтләрне исәпкә алып, биредә начаррак вәзгыять күрермен, дип көткән идем. Әмма монда килгәч инфраструктураны торгызуда прогресс һәм шәһәр тормышка кайтуны күреп шаккаттым», — дип өстәде Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100