Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районындагы 26 ишегалдында «Безнең ишегалды» проекты буенча юл эшләре бара
Быел Татарстанның Яшел Үзән районында «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча 71 ишегалды территориясен яңартачаклар. Эшләр аларның өчтән берендә башланган инде.
«71 ишегалдының 26сында эшләр башланды, барысы да график буенча бара», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына районның Торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Нияз Минһаҗев.
Быел Яшел Үзән шәһәрендә – 44, Түбән Карамалы бистәсендә – биш, Әйшәдә – җиде, Васильево бистәсендә – 12, Осиново бистәсендә өч ишегалды тәртипкә китереләчәк.
Быел юл эшләрен башкаруга лимит 188,4 миллион сум тәшкил итә. Кече архитектура формаларын урнаштыру һәм яктыртуга 25,6 миллион сум юнәлдерелгән. Быел муниципалитетка ишегалларын яңарту өчен барлыгы 239,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Узган ел Яшел Үзән районында 83 территория ремонтланган.
Бүген Татарстанда 2167 ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән инде, республикада 660 меңнән артык кеше яңартылган ишегалдына тиенде. Ә биш районда (Әтнә, Әлки, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Теләче) ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан гамәлгә куелган ишегалларын төзекләндерү программасы тулысынча гамәлгә ашырылган.
«Татар-информ» агентлыгы 2022 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча республиканың 40 муниципаль берәмлегендә 1299 ишегалды территориясе тәртипкә китереләчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, 289 мең кеше яңартылган ишегалдына тиенәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз