news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында яшь педагогларны «Укытучы-2022» һөнәренә багышлау чарасы булды

Яшел Үзән районында яшь педагогларны «Укытучы-2022» һөнәренә багышлау чарасы булды
"Яшел Үзән"

 Яшел Үзән районында яшь педагогларны «Укытучы-2022» һөнәренә багышлау узды. Татарстаннан 150ләп яшь педагог Карпов исемендәге Осиново лицеена җыелды.

Мөхтәрәм кунаклар арасында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Гомумроссия белем бирү профсоюзы башкарма комитеты әгъзасы, мәгарифнең мактаулы остазы Юрий Прохоров, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев бар иде. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителде.

Катнашучыларга лицейның укыту эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча күргәзмә тәкъдим ителде. Актлар залында сорау-җавап форматында очрашу булды, яңа укытучыларга котлау сүзләре яңгырады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100