Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районында әфганчыларга мемориаль такта куелды
Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Яшел Үзән районының Күгеш авыл җирлегеннән киткән солдатларга авылларында мемориаль такта куелу тантанасы булды. Әфганстанда Әрә авылыннан алтау, Айдардан бишәү, Күгештән сигез егет хәрби бурычын үтәде. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Биредә шулкадәр күп орден-медальләр таккан кешеләрне күрүдән күңелдә горурлык хисе туа. Сезнең батырлык, туган ил дәшкәндә хезмәткә әзер булуыгыз яшь буынны тәрбияләүдә күркәм өлге, – диде ул. – Ә бүген куелган мемориаль таш бу хакта һәрдаим искәртеп торыр. Белгәнегезчә, безнең авыллардан барлыгы 19 егет Әфган сугышында катнашып, исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтты», – диде җирлек башлыгы Альберт Гатауллин.
Әлеге егетләрне искә алып, бер минут тынлык игълан ителде. Өч залп яңгырады. Шуннан көчле алкышлар астында һәйкәлне бәйләп куйган тасманы чишеп җибәрделәр. Халык арасында елап җибәрүчеләр дә, башларын иеп рәхмәт әйтүчеләр дә юк түгел иде.
Иң беренче зур ярдәмне Волжск шәһәрендә кабер ташлары ясаучы Александр Охотин күрсәтә. Ул, әлеге һәйкәл Әфган егетләре истәлегенә дип әйткәч, ташларны Карелиядән үз бәясенә алып кайта. Боларның күбесе Альберт Гатауллин тырышлыгы белән булдырылган: «Волжск шәһәренә атнага өч барып кайткан чаклар да булды», – дип сөйли ул. Шулай итеп, якынча 500 мең сум торган ташлар Күгеш җирлегендә яшәүчеләр өчен 122 500 сумга төшкән.
Бу эшне башлап йөрүче Марат Әхмәтшин үзе 55 мең сум акча чыгара. Әрә авылыннан әфганчы Шамиль Сабитов 10 мең сум биргән.
«Күгеш авылы имамы Шамил хәзрәткә чиксез рәхмәтлемен», – ди җирлек башлыгы. Шулай итеп, бу юлы да, мәчет 20 мең сум акча биреп булышты. Кечкенә генә Әрә мәчете дә үз өлешен чыгарды. Гомумән, акчалата да, техника белән дә, ПГС, цемент һ.б. белән авылдан чык кан барлык әфганчылар һәм иганәчеләр булышкан. Аларга чара барышында Альберт Гатауллин исемнәрен атап, рәхмәт әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз