news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә «Халык программасы» буенча социаль объектлар төзелә

Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә «Халык программасы» буенча социаль объектлар төзелә
"Яшел Үзән"

Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә «Халык программасы» буенча төзелә торган социаль объектларда эш барышы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та танышты. Тиздән Норлат халкы яңартылган почтага йөри башлаячак, ә Олы Ходяшта ФАП ачылачак.

Ике объект та тәмамлану стадиясендә һәм август азагында ук җирле халык өчен үз ишекләрен ачачак. Эчке төзекләндерү эшләре башкарылган, тиздән җиһазлар урнаштырылачак һәм керү юллары буенча эшләр тәмамланачак. Бу хакта район Советы матбугат хезмәтенә сылтама белнә «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Һәр объект социаль әһәмияткә ия һәм мөһим, авыл халкына уңайлы булсын өчен заманча таләпләргә туры китереп төзелгән. Барлык теләкләрне дә тыңладык, алар һичшиксез үтәләчәк», – диде Илдар Гыйльметдинов.

«Бердәм Россия» партиясенең халык программасы түбәндәге юнәлешләрдә тормышка ашырыла: социаль ярдәм, медицина, торак-коммунал хуҗалык, мәгариф һәм фән, транспорт һәм мәдәният. Программа ярдәмендә гражданнардан 2,5 миллион тәкъдим җыелган, 2 меңнән артык объект төзелгән, 70 меңгә якын йорт газлаштырылган.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100