Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән кешесе мобилизацияләнгән якташлары өчен бронеавтомобиль сатып алган
Яшел Үзән кешесе Радик Мостафин мобилизацияләнгән якташлары өчен броньлы УАЗ сатып алды. Автомобиль яралыларны ташу өчен кулланылачак.
«Ритуал» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Мостафин тормышны Ватанга хезмәт итүгә багышлаган. Хәзер, хәрби пенсионер буларак, ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итә.
«Хәрби кешенең ике юлы бар – я катнашырга, я ярдәм итәргә. Кызганычка, мине алмадылар, туры килмим, диделәр. Сугыш хәрәкәтләре зонасында булган балалар белән «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») аша аралашабыз. Техника, санитар автомобиль кирәклеген белдем. Безгә кирәк булган озын, бронялы «УАЗ» табылды, артка носилкалар сыя, ә яраланган хәрбиләрне транспортлау куркынычсыз булачак», - дип сөйли ул.
Кирәкле модификацияле автомобильне «Интернет» челтәрендә игъланнар буенча эзләгәннәр һәм танышлары арасында Марий Эл Республикасында яраклы «УАЗ» барлыгын ачыклаганнар. Радик Мостафин сүзләренчә, авто хуҗасы, техниканы ни өчен сатып алуын белгәч, зур ташлама ясаган.
«Ул барлык яктан да броняланган, ядрә кыйпылчыклары эләгү һәм атышу куркыныч түгел. Барысы бергә җыелды, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Марсель Морзабаев килде. Безгә, хәтта, хәрби часть вәкиле дә килде, аңа автомобиль бик ошады. Чәй эчтек, сөйләштек. Бу бик җылы очрашу иде» - ди Радик Мостафин.
Яшел Үзән депутатларының берсе УАЗ өчен махсус, теләсә кайда йөри алырлык түзем резина көпчәкләр алырга әзер. Берничә көннән машина юлга чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз