news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярты елда маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны 37 процентка арткан

2020 елдан 2021 елга кадәрге чорда маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны 321дән 23 меңнән дә артып киткән. Агымдагы елның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча аларның саны тагын 37 процентка арткан һәм 31,5 меңгә җиткән.

Эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, интернет-мәйданчыкка чыккан эшмәкәрләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округының башка төбәкләре арасында алда бара.

Танылган маркетплейсларда 11 меңнән артык сатучы Казан эшмәкәрләренә туры килә. Нигездә алар үз товарларын Ozon, Wildberries , KazanExpress һәм башка интернет-мәйданчыклар аша сата, дип сөйләде Шакиров.

«Шәһәрдә моның өчен бөтен инфраструктура булдырылган - товарларны кабул итү өчен 435 пункт, меңгә якын товарны тапшыру пункты, логистик чылбырлар, - дип өстәде ул. - Инфраструктураны үстерү нәтиҗәсендә товарларны китерүнең уртача вакыты 2020 елда биш көн булса , хәзер - өч көн».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100