news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониянең элеккеге Премьер-министры Синдзо Абэ үлгән

Япониянең элеккеге Премьер-министры Синдзо Абэ вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Сәясәтче Нара шәһәренең Медицина университеты хастаханәсендә үлгән. Аңа 67 яшь иде. 

Моңа кадәр Синдзо Абэга һөҗүм иткәннәр, ул авыр яраланган, дип язган идек. 

Һөҗүм итүченең 41 яшьлек Тегуя Ямагами булуы ачыкланган. Ул элегрәк Японияне саклый торган Диңгез көчләрендә хезмәт иткән. Тимер юл вокзалында чыгыш ясаучы 67 яшьлек сәясәтче янына җинаятьче килгән һәм аркасына аткан. Аны тоткарлаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100