news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Япониянең җыелма командасы футболисты Алинә Заһитовага мәхәббәт аңлатты

Германиянең «Ганновер» клубының Россия гражданлыгына ия булган Камерун сакчычы Гаэль Ондуа Япония клубташы Сэй Мурояга рус телен өйрәтүен күрсәтте. Японияле Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова ошавын әйтте. Камерун спортчысы видеоны социаль челтәрләргә куйган.

«Сәлам! Хәлләрегез ничек? Мин Россия кешеләрен яратам. Заһитованы яратам», - диде Муроя.

Билгеләп үтик, Заһитова Япониядә популяр. Алинә анда берничә тапкыр, шулай ук Пхенчханда 2018 елгы Олимпиадада җиңүдән соң булды.

2019 елда спортчы Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионы булды. Заһитова әлеге турнирда җиңгәннән соң карьерасында тәнәфес ясады, ул бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100