news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгыннарда зыян күргән татарстанлыларга гуманитар ярдәм кабул ителә

Кая мөрәҗәгать итү мәсьәләсендә ТР территориаль социаль яклау бүлекләрендә белешергә була

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Янгыннарда зыян күргән татарстанлыларга республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск кебек зур шәһәрләрендә гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары ачылган. Шундый башлангыч белән чыккан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, пунктларда бары тик яңа әйберләр генә алына, дип кисәтә.

Хәзерге вакытта бәла кичергәннәргә ярдәм йөзеннән җыела торган әйберләр башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең спорт залларына туплана. Кайсы пунктка мөрәҗәгать итү мәсьәләсендә әлеге министрлыкның территориаль социаль яклау бүлекләренә түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә кереп белешергә була:

Казан буенча (843):
571-58-00 – Авиатөзелеш район,
238-10-55 – Вахитов районы,
554-47-80 – Киров районы,
544-93-03 – Мәскәү районы,
523-75-82 – Яңа Савин районы,
277-28-55 – Идел буе районы,
295-31-71 – Совет районы;
(8-8552) 34-36-64 – Чаллы ш.,
(8-8555) 45-44-91 – Түбән Кама ш.,
(8-8553) 32-45-49 – Әлмәт ш.,
(8-8559) 44-47-61 – Бөгелмә ш.,
(8-84371) 5-62-14 – Яшел Үзән ш.,
(8-85595) 5-50-03 – Лениногорск ш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100