news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңарыш»: «Илһам» шигырь конкурсы туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияли

«Яңарыш»: «Илһам» шигырь конкурсы туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияли
Фото: «Яңарыш» газетасы

Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Үзебезне якларга өйрәндек» дигән язмасы чыкты.

«Балезино районы Кистем урта мәктәбендә ел саен «Илһам» шигырь уку конкурсы уза. Быел да ул гөрләп узды. Шулай дип сөенеп әйтәм, чөнки җәй көне мәктәп коллективына зур сынаулар үтәргә туры килде. Башлангыч сыйныфларны әз комплектлы итеп үзгәртү һәм 10 нчы сыйныф укучыларына күрше авылга йөреп укырга тәкъдим булу аркасында, укытучыларга кыскарту яный иде. Укытучыларның элеккечә бердәм булып «Илһам» шигырь уку конкурсын оештырып йөрүләрен күрү үзе бер шатлыклы күренеш булды. Бердәмлек, татулык, битараф булмауның югарыдан килгән фәрманны да кире кагарга кодрәтле икәнлеген үз үрнәкләрендә расладылар кистемлеләр.

Быел «Илһам» конкурсында 51 укучы катнашты. Алар Балезино районының Паюра, Глазов, Чаллы шәһәрләреннән килгән иделәр. Ул Ватанны саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең – 80, атаклы композитор П. И. Чайковскийның – 185, Ижау шәһәренең 265 еллыгына багышланды. Катнашучыларны мәктәп директоры Зөһрә Рәшид кызы Касимова сәламләде һәм барлык катнашучыларга җиңүләр теләде. Дүрт ел элек «Гаилә» номинациясе дә булдырылган. Бу номинациядә 4 гаилә катнашты.

Быел да укучылар «Илһам» конкурсына зур әзерлек белән килгәннәр, аеруча кечкенәләр шигырьләрне күңелгә үтәрлек итеп сөйләделәр. Ә зурлар арасында аеруча Әмирә Касимова (Кистем) һәм Илшат Касимовның (Паюра) чыгышлары аерылып торды. Тамаша залында оныклары белән килгән әбиләр дә байтак иде. Сәния Шамил кызы да бу конкурста оныгы белән өченче ел катнаша икән. Үткән елны беренче урынга лаек булганнар. Киленнәре рус милләтеннән булгач, татар шигырьләрен Сәния апа өйрәтә икән.

«Без өйдә оныклар белән татарча сөйләшергә тырышабыз. Шуңа күрә алар татарча яхшы аңлыйлар. Оныгыбыз конкурсны бик көтеп ала. Балалар бакчасында тәрбияче апасы «Әлли-бәлли» шигырен ятларга биргән иде. «Андый шигырь буламыни?» – дип, ул шигырьне ятламады. Конкурска Рафис Корбанның «Җиңү» шигыре белән катнаштык», – диде ул.

Жюри әгъзалары да өйдә татарча сөйләшкән балаларның чыгышлары әллә кайдан күренеп торуларын, конкурс­та өздереп татарча шигырь сөйләү өчен өйдә татарча аралашырга кирәклеген әйттеләр. Конкурста катнашучыларны татар сүзе өчен көрәшүчеләр дип атадылар. Конкурс быел егерме беренче тапкыр узды. Ә аның башында элекке мәктәп директоры Әлфия Габделбәр кызы торган.

«Ул елларда безнең укучылар татарча конкурсларда бик начар чыгыш ясый иде. Мәктәпнең милли йөзен саклыйсы килде. Татар теле укытучысы Фәйрүзә Нурлыгаян кызы белән сөйләштек тә, укучыларны җиңү яуларлык итеп әзерләү өстендә эшли башладык. Һәр укучы белән аерым шөгыльләндек. Ул елны безнең нәтиҗәләребез күзгә күренеп яхшырды. Соңыннан конкурска катнашырга башка мәктәпләр дә теләк белдерә башладылар. Конкурс балаларның көтеп алган бәйрәменә әверелде. Хәзер оныкларым да катнаша. Аларга рус теленнән татар теленә күчәргә авыррак, әмма конкурс телне үзләштерергә, баланың иҗади сәләтен ачарга, сәхнәдә үзен тотарга, оялмаска, сәнгатьле сөйләргә өйрәтә.

Егерме бер ел буе «Илһам» конкурсы үзенең актуальлеген югалтмады. Ул укучыларга татар әдәбияты, шагыйрьләр һәм язучыларның иҗаты белән якыннан танышырга ярдәм итә, туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияли», – диде Әлфия ханым.

Бүгенге көндә Кистем мәктәбендә 87 укучы белем ала. Моннан тыш мәктәпкәчә яшьтәге ике төркемдә 30 бала тәрбияләнә. Аңа карамастан, быел яңа уку елы башланыр алдыннан 10 нчы сыйныфта укучы дүрт баланы күрше Кожило мәктәбенә күчереп, башлангыч сыйныфларны берләштереп, укытучыларны кыскарту мәсьәләсе куела. Әмма мәктәп коллективы, әти-әниләр бу тәкъдимне кабул итмичә, тиешле урыннарга хатлар язалар.

«Тик мәгариф министрлыгына юлланган хатлар үзебезнең район мәгариф идарәсенә киредән әйләнеп кайттылар. «Район мәгариф идарәсе ничек хәл иткән, шулай булырга тиеш», – дигән җавап алдык. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм әти-әниләр бу сорауны киң җәмәгатьчелеккә чыгармаса, мәктәп тугыз еллык булып кына калырга мөмкин иде. Бик зур рәхмәт аларга. Югыйсә, закон буенча сыйныфларны берләштерергә тиеш түгел иделәр, чөнки безнең мәктәп әз комплектлы түгел, балалар саны җитәрлек», – диде Зөһрә Рәшид кызы.

«Әгәр 10 нчы сыйныфны Кожило мәктәбенә күчергән булсалар, икенче елга мәктәп 11 нче сыйныфсыз калачак иде. Мәктәп автомат рәвештә 9 еллыкка әверелә. Югары сыйныф укучылары күрше авылга йөри башласалар, алар артыннан эне-сеңелләре дә күчә башлый. Ул очракта укучыларның саны елдан-ел кимиячәк. Ахыр чиктә авыл мәктәпсез кала иде. Ә мәктәпсез авылның киләчәге юк. Яшь гаиләләр мәктәбе, балалар бакчасы, клубы булган авылны сайлыйлар. Без моны тәҗрибә аша да беләбез. Әхмәди авылында шундый хәл булды. Башлангыч мәктәп беткәч, яшьләр авылдан киттеләр.

Безнең укытучылар коллективы нык. Анда вакытлыча гына эшләүчеләр юк. Киләләр икән, гомерлеккә калалар. Класслар саны кыскарса, гомер буе эшләгән укытучыларга да китәргә туры килә иде. Быел Рамил Нурислам улы да мәктәптән китәргә тиеш иде. Ул – бик булдыклы яшь укытучы. Аны пединститутка да, клубка да эшкә чакырдылар. Әмма ул башлангыч сыйныф балалары белән эшләү теләге зур булганга, үзе белем алган Кистем мәктәбенә эшкә кайтты. Аны ничек мәктәптән чыгарып җибәрәсең. Балалар да Рамил абыйларын бик яраталар.

Сыйныфларны кушкач, укыту сыйфаты да аксый башлый бит. Авылыбызның киләчәге булганда гына, үзебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары югары белем алгач, яңадан Кистем авылына эшкә кайтачаклар. Моңа кадәр шулай иде. Алга таба да шулай булырга язсын. Җәй көне булган сынау безне тагын да көчлерәк итте. Без үзебезне законлы рәвештә якларга өйрәндек. Иң мөһиме, битараф булмаска кирәк», – диде Илмир Касимов».

news_right_1
news_right_2
news_bot