news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа татар җыры III» бәйгесенә гаризалар кабул итә башладылар

«Яңа татар җыры III» бәйгесенә гаризалар 8 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Әлеге бәйге Ваһапов фонды проекты, ул халык җырларын яңа сыйфатлы репертуар белән баету өчен үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел 1 урынны алучыга 200 мең сум, 2 урынга 150 мең сум, 3 урынга 100 мең сум акчалата бүләк каралган. Махсус бүләк 50 мең сум булачак.

«Яңа татар җыры III» бәйгесендә катнашу өчен нигезләмә белән танышырга, гариза язарга, нигезләмәдә каралган документларны һәм җырларны musicbyvagapov@mail.ru. электрон адресына җибәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100