news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елга Казанда психик авырулары булган балалар өчен яшәү үзәге ачылачак

Декабрь аенда ТР башкаласында беренче Психик сәламәтлеге бозылган балалар өчен яшәү үзәге ачылачак, ул Әгерҗе урамы буенча 78 нче йортта 140 кв. метрлы муниципаль торак бинада урнашачак. Мондый инициатива белән «БлагоДарю» иҗтимагый оешмасы чыкты. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.

«Адаптацияләнгән фатирлар – безнең тормышта тагын бер яңа күренеш, бу балалар йортында, интернатта үз балачагын үткәргән ятим балалар өчен бик мөһим. Өстәвенә, сүз менталь тайпылышлары булган балалар турында барса. Үз-үзеңне кайгырту күнекмәләре, гади көнкүрешне оештыра белү – алар өчен бу бик мөһим мәсьәләләр. Әлеге эшкә безнең белән бергә кушылырга әзер иҗтимагый оешмалар бар», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Яңа үзәктә Дәрвишләр интернат-йортын тәмамлаучылар яшәячәк. Бу аларга көнкүрештә мөстәкыйль булырга, аралашырга һәм ял оештырырга ярдәм итәчәк. Хәзер бинада косметик ремонт төгәлләнеп килә, җиһазлар һәм техника кайтарыла. Учреждение яңа ел алдыннан беренче яшәүчеләрне кабул итәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100