Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ел каникулларында Казаннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургка өстәмә поездлар йөриячәк
Яңа ел каникулларында Казанны Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән өстәмә поездлар тоташтырачак. Составлар 23 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр йөриячәк.
Өстәмә поездларга билетлар әкренләп сатуга чыгачак. Аларны тимер юл кассаларында, вокзалларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында, «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында һәм «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Россия буенча яңа ел каникулларында 4,5 млн пассажир сыйдырышлы 1 меңгә якын өстәмә поезд йөриячәк, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ААҖ матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз