Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Новгород белән Казан арасында өстәмә поездлар йөриячәк
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Түбән Новгород белән Казан һәм Ижау арасында йөрүче 51/52 номерлы поездның өстәмә рейслары булачак. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Түбән Новгород, Казан һәм Ижау шәһәрләре арасында йөрүче составлар пассажирлар арасында һәрвакыт популяр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында ихтыяҗ традицион рәвештә арта», - диде Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский.
Түбән Новгородтан поезд 25, 27 һәм 29 декабрьдә, 1, 3, 5, 7, 8 һәм 10 гыйнварда 22:01 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга киләсе көнне җирле вакыт белән 5:54 сәгатьтә, ә Ижауга 12:08 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Ижаудан кире юнәлештә поезд 26, 28 һәм 30 декабрьдә, 1, 2, 4, 6, 8, 9 һәм 11 гыйнварда 18:40 сәгатьтә кузгалачак.
Татарстан башкаласына шул ук көнне 22:48 сәгатьтә, ә Удмуртия башкаласына икенче көнне җирле вакыт белән 7:46 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Юлда шулай ук Арзамас, Сергач, Канаш һәм Әгерҗедә тукталышлар була.
Поезд составында плацкартлы һәм купелы вагоннар бар. Кайбер купелы вагоннарында балалы пассажирлар өчен урыннар бар, ә вагоннарның берсендә аз хәрәкәтләнүче пассажир һәм аны озата баручы өчен купе каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз