news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Яңа Чишмә хәбәрләре» редакциясе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты

Ел саен Яңа Чишмә районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә. Акция аз керемле гаиләләрдәге балаларга, инвалид балаларга һәм күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче өченче сыйныф укучысы Дарина Чумаковага мәктәпкә җыенырга ярдәм итте. Аңа яхшы укуын теләп, аяк киеме һәм кием-салым сатып алынды.

Ел саен хәйрия акциясендә учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, предприятие һәм оешмалар катнаша.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100