news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районының өч мәктәбен капиталь ремонтлауга 150 миллион сум бүлеп бирелгән

Яңа Чишмә районының Әдәмсә, Екатерина һәм Архангел мәктәпләрен республика программалары буенча капиталь ремонтлауга 150 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу турыда «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Иң зур сумма – 60 млн сумга якыны Әдәмсә гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен бүлеп бирелгән. Әлеге суммадан 11 млн сум җиһазлар (өстәлләр, парталар, шкафлар, интерактив такталар, оргтехника һ.б.) сатып алуга каралган. Биредә бик зур эшләр башкарылган. Су белән тәэмин итү, канализация, җылылык һәм электр системалары тулысынча яңартылган. Идәннәрдә яңа плитәләр ялтырап тора, асылмалы түшәмнәр ясалган.

Монда 98 тәрәзә блогы, 86 ишек урнаштырылган, 2 мең кв.метрдан артык линолеум, 180 кв. метр плитә җәелгән. Хәзер мәктәп эчендә барлык эшләр дә тәмамланган диярлек, кабинетларны, сыйныфларны җыештыру һәм чистарту эшләре башкарыла. Ә тышкы якта стеналарны җылытып металлосайдинг белән тышлау эшләре бара. Август ахырына кадәр барлык эшләр төгәлләнер дип көтелә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100