news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы башлыгы хәрбиләрнең туганнары белән бергә витаминлы чәй әзерләде

Татарстанның Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары белән бергә витаминлы чәй әзерләде.

Чарада катнашучылар үләннәр һәм җиләк-җимешләр җыеп, җылыта һәм иммунитетны ныгыта торган эчемлек әзерләгән. Чәй кайгырту һәм терәк символына әйләнде, дип ышана хәрбиләрнең әниләре һәм хатыннары.

Район башлыгы очрашуда хәрбиләрнең туганнарыннан сораулары, проблемалары һәм тәкъдимнәре белән кызыксынды.

Фото: © ТР Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

Вячеслав Козлов мондый очрашуларның җәмгыятьне берләштерү һәм авыр сынаулар белән очрашкан кешеләргә ярдәм итү өчен мөһим булуын әйтте.

Район администрациясендә әйтүләренчә, бу чара үзара аңлашу һәм хөрмәт рухында узды, барлык катнашучыларда киләчәккә җылы истәлекләр һәм киләчәккә өмет калды.

Элегрәк ТР Дәүләт Советына юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк безнең ватандашлар, кайчандыр Рейхстагка Җиңү Байрагын күтәргән ата-бабаларының данлы батырлыкларын дәвам итеп, җирне нацизмнан азат итәләр, күптән көтелгән Җиңүне якынайталар», – дигән иде.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100