news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы ачылды

23 сентябрьдә Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы ачылды. Анда район башлыгы Вячеслав Козлов, бинаны торгызуда ярдәм күрсәтүчеләр, имамнар, район кунаклары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тантанада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров катнашып, мөфти Камил Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Укыту-тәрбия бинасын торгызуда ярдәм итүчеләргә – Нәзарәтнең рәхмәт хатларын, ә район башлыгы Вячеслав Козловка мөфтиятнең медален тапшырды.

Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов бу бинаны төзүдә катнашкан һәркемгә үзенең рәхмәтләрен ирештерде. Район эшмәкәрләре хәйрия фонды җитәкчесе Ришат Билалов укыту-тәрбия үзәгенең бөтен халык тырышлыгы белән сафка бастырылуы турында хәбәр итте.

Тәкбир әйтеп укыту-тәрбия бинасы ачылды. Кунаклар һәм яңа чишмәлеләр иң элек - Корбан ашына, аннан соң җомга намазына җыелды. Җомга намазында Равил хәзрәт Зөфәров үтемле вәгазен сөйләде.

  • Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы 2018-2022 елларда төзелгән. 200 квадрат метрлы бер катлы универсаль үзәктә төрле яшьтәге мөселманнарга (балаларга һәм өлкәннәргә) Ислам дине нигезләрен (намаз тәртипләрен өйрәтү, хәреф танытып, Коръән укырга өйрәтү) белән беррәттән, хәйрия ашлары, Рамазан аенда ифтарлар уздырырга ниятлиләр. Укыту-тәрбия бинасында белем бирү сыйныфы, мөгаллинәр өчен бүлмә, ашханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урнашкан.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100