Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ялларда Татарстанда коры һәм эссе һава торышы көтелә
Көндез 33 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары бу атнада республикада һава торышы ниди булуы турында сөйләделәр. Фаразлар буенча, ялларда коры һәм эссе һава торышы булачак.
Җомга республикада көнбатыш антициклон йогынтысында алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +7…+12 градус, көндез +24 градустан югары булачак.
Шимбә атмосфера басымы йогынтысында явым-төшем көтелми. Төнлә терекөмеш баганасы +8…+13 градус, көндез +29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе төнлә һава температурасы +14…+19 градус, ә көндез +27...+32 градус булачак.
Якынча фаразлар буенча, киләсе атна башында, ягъни 21 һәм 22 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, һава температурасы тагын бераз күтәреләчәк. Шулай итеп көндез 33 градуска кадәр җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз