news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялларда синоптиклар Татарстанда +33 градус эссе вәгъдә итә

Татарстан антициклон йогынтысында, шуңа күрә республикада эссе һәм коры һава торышы саклана. Якындагы көннәрдә Татарстан элеккечә югары атмосфера басымы астында булачак, явым-төшем ихтималы аз.

Бүген төнлә Казанда һава температурасы +16..+18 градус, көндез 6 августта  – +30..+32 градус. Ә 7 августта көндез һава температурасы 33 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Киләсе атна башында, 8-9 августта, эссе һава торышы саклана, көндез һава температурасы +27..+33 градус фаразлана.

Явым-төшем көтелми, бары тик 9 августта көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100