news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналы студентлар арасында журналистика буенча кейс-чемпионат уздырды

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә студентлар арасында журналистика буенча кейс-чемпионат үтте. Аны «Ялкын» журналының даими авторы, КФУ студенты Айназ Сөләйманова алып барды. Чемпионат «Кадрлар резервы» программасы эгидасында узды. Бу хакта «Ялкын» журналы хәбәр итә.

Чарада КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының журналистика бүлеге студентлары катнашты. Жюри әгъзалары рәтендә «Татмедиа» АҖ социаль медиа буенча директоры Алсу Исмагыйлева, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм аның урынбасары Рәмзия Галимова, шулай ук «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин бар иде.

Чараның кунагы, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков исә, студентларны тәүге кейс-чемпионатта катнашулары белән котлады. «Ике бүлек студентлары да биредә җыелу – безнең өчен зур сөенеч. Сезнең безгә алмашка килүегезгә бик өметләнәбез. Киләчәк сезнең кулда, чөнки журналистика – мәгариф системасының бер юлы, милләтне формалаштыручы юнәлеш», диде ул.

Әлеге кейс-чемпионат реаль тормышта очратырга мөмкин ситуацияләрне чишәргә һәм журналист һөнәрендәге авырлыкларны җиңәргә өйрәтә.

Беренче этапта катнашучылар 7 кэйсны чиштеләр. Биремнәр журналист эшчәнлегендә булырга мөмкин очракларда үзеңне ничек тотарга тиешлегеңне ачыклауга юнәлгән иде. Мәсәлән, репортаж ясап кайтканда урманда адашсагыз, беренче итеп нәрсә эшләр идегез? Вакытны бушка сарыф итмичә "Урманда исән калу" темасына видеоролик төшерер идек, дигән үзенчәлекле җаваплар да әйтелде.

Икенче этап ребусларга яшерелгән матбугат чаралары исемнәрен ачыклауны күздә тотты. Нәтиҗәдә, КФУның журналистика мәктәбе һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларыннан тупланган "Тат-Жур" командасы җиңүче дип билгеләнде. Ә иң актив 8 катнашучыга бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100