news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы ял көннәрендә Татарстанда кырау төшәргә мөмкин

Атна ахырында Татарстанда төнлә суыклар көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге тараткан фаразлар шуны күрсәтә.

«Татар-информ» инде хәбәр иткәнчә, бүген республикада кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр, көчле җил булачак.

Чәршәмбе, 18 майда һәм пәнҗешәмбе, 19 майда, төбәк циклонның тыл өлешендә кала. Вакыты белән яңгырлар явачак.

18 май көнне көндез кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә.  Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез +10..+15 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 20 майда һәм шимбә көнне, 21 майда, Татарстан түбән атмосфера басымы кыры йогынтысында калачак. Димәк, республикага салкын һәм яңгырлы һава торышы килә.

Төнлә һава температурасы +1..+6 градуска кадәр булачак, өстәвенә, туфракта һәм һавада урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез +7..+12 градуска кадәр җылыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100