news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якындагы өч тәүлектә Татарстанда җылы һава шартлары булуы көтелә

Урыны белән бозлавык һәм томан булачак

  (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Якындагы өч тәүлектә Татарстанда җылы һава шартлары булуы, юеш кар, вак яңгыр, бозлы яңгыр явуы көтелә. Урыны белән бозлавык һәм томан булачак.
Моннан тыш, Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән һәм Казанда бозлавык, томан, күз күреме 500 метр яки аннан да кимрәк былрга мөмкин. Болытлы һава, урыны белән вак яңгыр, юеш кар явачак. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һәм көндез температура 2-7 градус тәшкил итәчәк, көньяк-көнчыгышта - 10 градуска кадәр салкын. Татарстанның төньяк районнарында җылырак булачак, ә көньяк-көнчыгышта - салкынрак.
Казанда шулай ук болытлы һава, юеш кар, вак яңгыр яварга мөмкин. Бу төндә һәм көндез 2-5 градус салкын булачак.
13 декабрь төнендә болытлы һава, шулай ук явым-төшем көтелә, урыны белән бозлавык һәм томан. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура 1-6 градус тәшкил итәчәк, юлларда – бозлавык, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100