Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьне җайга салу буенча очрашу
Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьне җайга салу буенча очрашу
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Кайбер мәгълүматларга караганда, 8 февральдә Синайның матурлыгы белән бөтен дөньяга билгеле Шәрм-әл-Шәйх каласында бүгенге көннең иң катлаулы проблемаларыннан берсе булган Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьне җайга салу буенча җитди очрашу булачак. Фәләстин автономиясендә күптән түгел үткән сайлаулардан соң беренче мәртәбә үткәреләчәк әлеге очрашуга Мисыр Президенты Хөсни Мөбәрәк тарафыннан Фәләстин милли автономиясенең яңа җитәкчесе Мәхмүд Аббас, Израиль Премьер-министры Ариэль Шарон һәм Иордания Короле Абдалла II чакырылган. Анда Якын Көнчыгыштагы кризисны тыныч юл белән тиз араларда җайга салу буенча сөйләшүләрнең темалары тәгаенләнәчәк.
Билгеле булганча, Фәләстин милли автономиясенең яңа җитәкчесе Мәхмүд Аббас үзенең чит илләргә сәфәрен Мәскәүдән башлап җибәрде. Россия Президенты белән очрашып сөйләшкәннән соң, сәфәре барышында ул РФ Мөфтиләр шурасында аның рәисе Равил Гайнетдин белән дә очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Фәләстиннең Россия Федерациясендәге Гадәттгән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе доктор Хәйри Әбелфаттах Әл Оради, Мәскәү Ислам университеты ректоры Марат хәзрәт Мортазин һәм Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния идарәсе рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Гизатуллин да катнашкан иде. РФ Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сүзләренә караганда, очрашуда сүз, башка мәсьәләләр белән бергә, террорчылыкка каршы көрәш проблемасы хакында да барган.
Шәрм-әл-Шәйх каласында булачак очрашу Якын Көнчыгыш проблемасын тыныч юл белән хәл итүдә яңа адым булыр кебек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз