news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутиядә «Татармультфильм» белән берлектә төшерелгән «Кындыкан» мультфильмын күрсәтәләр

1 июньнән Якутия кинотеатрларында «Кындыкан» дип аталган кыска метражлы анимацион фильм күрсәтелә башлады.

Аны Татарстанның «Татармультфильм» анимация студиясендәге белгечләр белән берлектә төшергәннәр. Саха (Якутия) Республикасының инновацияләр, цифрлы үсеш һәм инфокоммуникацион технологияләр министры Анатолий Семенов шул турыда сөйләде. Бу хакта министр «Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат учреждениеләренең инновацион үсеше» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.

«Кандыкан» мультфильмының беренче сериясе безнең сценарий буенча Татарстанның „Татармультфильм»дагы коллегаларыбыз белән берлектә безнең бюджетка төшерелде», – дип ачыклык кертте Якутиянең инновацион үсеш министрлыгы башлыгы.

Анатолий Семенов сүзләренчә, балалар өчен якут телендә эшләнгән контент туган телне саклауга юнәлдерелгән. Анимация фильмы шул ук исемдәге анимацион сериалның сынау эпизоды булып тора. Барлыгы тугызар сериядән торган өч сезон чыгару күздә тотыла.

«Сахамедиа»да түгәрәк өстәлдә Татарстанның «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Якутия һәм Татарстан гаммәви матбугат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100