news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якташлары Габделгалләм Фәизхановны искә ала

Якташлары Габделгалләм Фәизхановны искә ала

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Түбән Новгородтан алынган хәбәрләргә караганда, 21 мартта өлкә татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтәрияте, шәһәр һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, халкыбызның танылган тел белгече һәм тарихчысы Габделгалләм Фәизхановның тууына 155 ел тулу уңаеннан, аның фәнни эшчәнлегенә багышланган конференция үткәрергә җыена. Әлеге чара Түбән Новгород өлкәсендә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк Татар мәдәнияте көннәре кысаларында уздырыла. Анда Түбән Новгород төбәгеннән генә түгел, Татарстаннан һәм Мәскәүдән дә татар шагыйрьләре катнашыр дип көтелә.

Габделгалләм Фәизханов Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Сафаҗай авылында туган. Ул — күренекле мәгърифәтче Хөсәен Фәизхановның бертуган энесе, шулай ук әдәбиятка һәм мәгърифәт өлкәсенә үзеннән саллы өлеш керткән шәхес. Аның география, фольклор һәм тел өлкәсендәге хезмәтләре зур фәнни кыйммәткә ия. Ул шулай ук төрки-мөселман халыкларының гыйльми трактатларын татар теленә тәрҗемә итүче буларак та билгеле шәхес.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100