news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якшәмбе көнне Казан үзәгендә ВИЧка түләүсез тест узарга мөмкин булачак

Татарстанлыларны ВИЧка тест үтәргә курыкмаска чакырдылар.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Казанда теләге булган һәр кеше ВИЧка бушлай тест бирә алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автономияле хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева сөйләде.

«16 майда, нәкъ менә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә, бездә гала-тест үткәреләчәк, ягъни Ульяновск, Чаллы һәм Казан өч тест-мобиле башкалада эшләячәк. Шәһәрнең Бауман үзәк урамында гала-тест ясалачак», — дип сөйләде спикер.

Лилия Таишева татарстанлыларны ВИЧка тест үтәргә курыкмаска чакырды. Чара «Җиңү өчен тест» акциясе буенча узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100