Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яков Геллер: “Татарстан Республикасы бизнеска дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларда катнашу мөмкинлеге тудырды”
Әлегә федераль электрон мәйданда 6649 теркәлүченең 1462се генә Татарстанныкы
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнеска дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларда катнашу мөмкинлеге тудырды, әмма бизнесменнар ниндидер сәбәпләр аркасында аннан актив файдаланмый.
Бүген ТРда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча координацион советы утырышында республиканың кече эшмәкәрлек субъектларының тауарга заказлар урнаштыру катнашу, дәүләт һәм мөниципаль кирәк-яраклар өчен эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү үзенчәлекләре турында ТР Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер сөйләде.
ТР Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе федераль электрон сәүдә мәйданчыгы эшенең узган тәүлектәге күрсәткечләрен белдерде. “Узган тәүлектә мәйданчыкта 2481 заказчы теркәлгән, 75 миллиард 937 миллион сумлык 10933 лот урнаштырылган. Гомуми суммасы 14 миллирд сум булган 2076 аукционга заявка бирелмәгән. 3562 аукционга 19 миллиардтан артык сумга бер гариза бирелгән. Бары тик 23 миллиард сумлык 3267 аукцион гына көндәшлелеккә сәләтле дип табылган. Бу 6 мең очракта үз продукциясен тзкъдим итәрлек бизнесменнар табылмавын аңлата”, - дип белдерде Яков Геллер.
“Татарстан Республикасы бизнеска дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларда катнашу мөмкинлеге тудырды. Әлегә федераль электрон мәйданда 6649 теркәлүченең 1462се генә Татарстанныкы”, - диде Я.Геллер.
Утырышта катнашучылар Татарстан эшмәкәрләренең феңдераль электрон мәйданчыкта теркәлергә һәм эшләргә ашыкмауларын аңларгы тырышты. Мәйданчыкта эшләр өчен компьютерны белергә кирәк, әмма ТР Кече һәм урта бизнесны үстерү комитеты теләүчеләр өчен компьютер ликбезы үткәрә. Дәресләр һәр чәршәмбе ТР Икътисад министрлыгында уза. Электрон аукционда катнашучы татарстанлыларның 70 процентын Казан, Чаллы һәм Түбән Кама вәкилләре тәшкил итә. Әлегә аукционнарда катнашу модага кермәгән, дип саный Я.Геллер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз