news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәяүлене бәрдереп һәлакәт урыныннан качкан “КАМАЗ” шоферы табылган

Ул автомобилендәге җинаять эзләрен капларга, фараларын алыштырырга өлгергән

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”). Күптән түгел Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының Биклән борылышы тирәсендә билгесез машина йөртүче ярамаган урында юл аша чыккан 40 җәяүле ир-атны бәрдереп, һәлакәт урыныннан качкан иде. Алынган җәрәхәтләреннән җәяүле фаҗига урынында ук үлде. 14 мартта машина йөртүче табылды.

Бәрдерүче – Чаллыда яшәүче 39 яшьлек ир-ат. Ул “КАМАЗ” машинасында булган. Йөртүче үз гаебен таныган. Фаҗига урыныннан качып китү сәбәбен ул, шок хәлендә калдым, курыктым, дип аңлаткан. Ул ике көн эчендә автомобилендәге җинаять эзләрен капларга, фараларын алыштырырга өлгергән. Хәзерге көндә әлеге хәл буенча тикшерү эшләре бара, дип хәлне сурәтли Тукай районы газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100