news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Яңарыш" фондының Попечительләр Советы утырышы узды

Утырышта катнашучылар 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2018 елга бурычлар куйдылар.

"Яңарыш" фондының Попечительләр Советы утырышы узды
shaimiev.tatarstan.ru

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр һәм Административ Советлары утырышы узды. Утырышта катнашучылар 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2018 елга бурычлар куйдылар. Бу хакта ТР Дәүләт Киңәшчесенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев алып барды.

Минтимер Шәймиев киңәшмәдә катнашучыларның барысына да “Яңарыш” фондына ярдәмнәре һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастыреның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен мөһим казаныш, дип билгеләде. Бу һәйкәл - ЮНЕСКОның Россия Федерациясендәге 29 объекты.

Узган елда әһәмиятле казаныш буларак Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе ачылуын атады. “Без аны бер ел эчендә төзедек. Югары мөселман белеме алучылар өчен барлык шартлар тудырылган. Бу Россиядә беренче тапкыр эшләнә”, - дип билгеләде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру эшендәге уңышлар турында сөйләде. “Безнең уйларыбыз тормышка аша. Бу барыбызның да зур хезмәте”, - диде ул.

“Яңарыш” республика фондының 2017 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2018 елга куелган бурычлар турында фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда Идел елгасы яр буеның икенче чиратын төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. 2018 елда яр буеның Изге чишмә комплексыннан “Кол Гали” кунакханәсенә кадәрге участогын төзекләндерүне дәвам итү планлаштырыла. 2017 елда Спас өязе дворяннары музее һәм Болгар чәй эчү музее, җәй көне Успение соборы һәм монастыре музее ачылган.

2018 елда Болгарда 3 музей ачу планлаштырыла: Спас районында туып үскән язучы, шагыйрь Абдулла Алиш музее, лапидарий (таш плитәләргә язылган борынгы язу экспозициясе), “Елга буендагы шәһәр” музее.

Зөядә шулай ук 3 музей ачылачак: шуларның иң зурысы – Агач археологиясе музее, Икона язуы музее, элеккеге Ольга исемендәге балалар приюты бинасында ремонт-реставрация эшләрен төгәлләү планлаштырыла.

Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексында эшләрне төгәлләү агымдагы елның мөһим вакыйгасы булачак.

Татьяна Ларионова шулай ук фондның финанс эшчәнлеге белән дә таныштырды. “Фонд тарафыннан алынган акчалар катгый рәвештә ТР Министрлар Кабинетының 2017 елның 22 февраль карары нигезендә объектларда уздырыла торган чараларга җибәрелде”,- дип ассызыклады ул.

Киңәшмәдә шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Болгар музей-саклаулыгын үстерү буенча директор урынбасары Лилия Сафина, Россия дәүләт тарих архивы баш белгече Никита Крылов, “Монументум” яшьләр инициатив төркем җитәкчесе, КФУ магистратурасы студенты Эмиль Адлейба чыгыш ясадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100