news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елында 37 меңнән артык бала беренче сыйныфка барачак

Яңа уку елында 37 меңнән артык бала беренче сыйныфка барачак

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанда яңа уку елында 37139 бала беренче сыйныфка керәчәк. Бу турыда бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр иттеләр.

Узган уку елында республиканың 2434 гомуми белем бирү учреждениесендә 471128 бала белем алган. Аларның 37406сын беренче сыйныф укучылары тәшкил иткән. Быел төп гомуми мәктәпне (9 сыйныф) 57409 кеше тәмамлый. Тулы урта мәктәпне (11 сыйныф) тәмамлаучылар саны 47980не тәшкил итә. Гомуми мәктәп укучыларының элекке ысул буенча аттестация нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак, ә яңа ысул - "Кече Бердәм дәүләт имтиханы" - 20 июньдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100